Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның көнчыгыш һәм көньяк районнарында гарасат булып узган
Көчле җил йорт түбәләрен алып аткан.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 1 июнь, «Татар-информ»). Татарстанның көнчыгыш һәм көньяк районнарында гарасат булып узган.
Чирмешән районы Югары Чегодай авылында көчле җил дүрт йорт һәм алты хуҗалык корылмасының түбәсен алып аткан. Бу хакта "Татар-информ"га Гадәттән тыш хәлләр министрыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Ә ул арада социаль челтәрләрдә Нурлат районында агачларны аударган көчле гарасатның видеосы пәйда булды. Биредә боз да яуган.

"Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, Нурлат районыннан активный фронталь циклон уза. Казанда да һава торышының бозылуы көтелә, әмма көнчыгыш районнардагы кебек үк түгел", – дип белдерде "Татар-информ"га Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең метеофараз бүлеге башлыгы Ирина Трущина.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз