news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның җир, бөртекле культуралар базарын җайга салу Яңа елдан соң гамәлгә ашырылачак

Бу хакта ТР фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров хәбәр итте.

Татарстанның җир, бөртекле культуралар базарын җайга салу Яңа елдан соң гамәлгә ашырылачак
agro.tatarstan.ru

(Казан, 31 декабрь, "Татар-информ"). Татарстанда җир һәм бөртекле культуралар базарын җайга салу буенча ТР Премьер-министр урынбасары-республика авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов белән сөйләшүләр булган. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына биргән әңгәмәдә Татарстан Республикасының фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров хәбәр итте.

"Ел уңышлы булды, дияргә мөмкин. Яз-җәй көннәрендә яңгырлар яугач, уңыш булмас, дип кайгырган идек, әмма яхшы уңыш җыеп алдык. Шуңа да карамастан, нәтиҗә әле юк, үзегез дә беләсездер, бөртекле культура базары туктап калды дияргә була, - диде ул. - Безнең авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов белән җир, бөртеклеләр базарын бераз булса да эшләтеп җибәрү буенча сөйләшүләр узды. Ул нинди рәвешле эшләячәк, бу хакта Марат Готовичның да, безнең дә тәкъдимнәр бар. Без бу эшләргә Яңа елдан соң ук керешәчәкбез".

Крестьяннар һәрвакыт дәүләткә терәк булды, авыр вакытларда үз җилкәләрен куйды, дип саный Камияр Байтемиров. Шулай да базар мөнәсәбәтләре белән бәйле барлык проблемаларны бер җилкәгә генә салып булмый, ди ул.

"Базар мөнәсәбәтләре барлык инфраструктура үсешен күздә тота, бу - кече фермер хуҗалыклары гына түгел, ә гомумән агросәнәгать комплексында, фермерларга, крестьян хуҗалыкларына, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә, агрохолдингларга бертөрле мөнәсәбәт булырга тиеш", - диде ассоциация җитәкчесе.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot