Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның инвестицион куәте Латвия бизнесына күрсәтеләчәк
Ригада бүген “Татарстан һәм Латвия – үсеш перспективалары” темасына түгәрәк өстәл сөйләшүе була.
(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Ригада “Татарстан һәм Латвия – үсеш перспективалары” темасына түгәрәк өстәл сөйләшүе була. Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы республиканың инвестицион куәтен Латвия бизнесына күрсәтергә җыена. Татарстанның икътисадтагы уңышлары турында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов сөйләргә планлаштырган. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан делегациясенең республика Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Латвия Республикасында ике көнлек эшлекле сәфәрдә икәнен искәртеп үтик.
Бүген түгәрәк өстәлдә Зөя (Свияга) мультимодаль логистика үзәге үсеше перспективалары һәм Татарстан бизнесының Рига порты үсешендә катнашуы турында сүз алып барылачагы билгеле.
Татарстан Президенты бүген иртән инде Риганың ирекле порт зонасында булырга өлгергән дә. Шуны раслаган фотосурәтләр Татарстан Президентының Instagramдагы битендә һәм ТР Инвестицион үсеш агентлыгы сайтында пәйда булды.
Латвия белән Татарстан бүген тагын бер әһәмиятле мәсьәләне – Рига белән Казан арасында туры авиаэлемтә ачуны карарга планлаштырган. Бу маршрутның беренче авиалайнеры 2017 елның маенда һава аланына чыгар дип күзаллана. “Рига-Казан туры авиарейсын ачу туризм өлкәсендә ике яклы мөнәсәбәтләрне үстерүдә яңа этәргеч, бизнес өчен яңа мөмкинлекләр бирәчәк”, - дип игътибарны юнәлтә ТР Инвестицион үсеш агентлыгы сайтында аның җитәкчесе Талия Миңнуллина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз