news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның ике театры Алтай театр фестивалендә катнаша

В.С.Золотухин исемендәге III Бөтенроссия яшьләр театр фестивале Барнаулда 25-30 сентябрьдә уза.

(Казан, 2 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның ике театры Алтайда уздырыла торган В.С.Золотухин исемендәге III Бөтенроссия яшьләр театр фестивалендә катнашачак. Фестиваль программасына кертелгән театрлар исемлеге Алтай яшьләр театры сайтына урнаштырылган.

Фестивальдә Әлмәт татар дәүләт театрының Ж.Б.Мольер әсәре буенча куелган “Әҗәлгә дару бар диләр” комедиясе һәм Казан яшь тамашачы театрының Н.Гоголь әсәре буенча куелган “Нос” спектакле катнашачак. Мольерны Әлмәт театрында чакырылган режиссер Елена Кузина куйган иде, Гогольне ТЮЗда театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов куйды.

  • В.С.Золотухин исемендәге III Бөтенроссия яшьләр театр фестивале Барнаулда 25-30 сентябрьдә уза. Фестивальдә Петербург, Мәскәү, Новосибирск, Карелия, Якутия, Удмуртия, Абхазия театрлары катнаша.

news_right_1
news_right_2
news_bot