news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның ике спортчысы Европа чемпионатында катнашу өчен допинг-контроль узган

6 августа Берлинда җиңел атлетика буенча Европа чемпионаты башлана, әмма россиялеләр нейтраль флаг астында чыгыш ясаячак.

(Казан, 20 июль, «Татар-информ», Артур Шипилов). Татарстанның ике җиңел атлеты,6 августта Берлинда узачак Европа чемпионатында катнашу өчен WADA допинг-контроль узган. Бу хакта Татарстан Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Анна Крылова һәм Ринас Әхмәдиев Европа чемпионатында катнашу өчен Халыкара җиңел атлетика федерацияләре ассоциациясе рөхсәтен алган.

"Хәзерге вакытта Берлиндагы Европа чемпионатына барырга кандидатлар - Ринат Әхмәдиев ( 5000 метрга йөгерү) һәм Анна Крылова (сикерү). Европа чемпионатында чыгыш ясарга тиешле җиңел атлетларның тулы исемлеге Россиянең җиңел атлетика буенча чемпионатыннан соң билгеле булачак", - дип хәбәр иттеләр "Татар-информ"га ТР Спорт министрлыгында.

  • Ярышлар 6-12 августта Берлинда узачак.

Европа чемпионатында катнашу буенча хәлиткеч карар спортчылар Россия чемпионатында (ул хәзерге вакытта Казанда уза) чыгыш ясаганнан соң кабул ителәчәк.

  • Рөхсәт алу процедурасы 2015 елда башланган допинг белән бәйле низагтан соң сизелерлек катлауланды. Шуның аркасында Россия җиңел атлетлары халыкара ярышларда нейтраль флаг астында гына катнаша ала.
  • Хәзерге вакытта Халыкара җиңел атлетика федерацияләре ассоциациясе Россиянең 41 спортчысына чыгыш ясарга рөхсәт биргән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100