Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның ике районында югалган кешеләрне эзлиләр
Пенсионер һәм укучы югалган
(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе һәм ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстанның ике муниципаль районында югалган кешеләрне эзли.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бүген Лаеш районында Песчаные Ковали бистәсендә 12 сәгать тирәсендә 2001 елгы укучы өеннән чыгып киткән. ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгы, район хакимияте һәм биредә яшәүчеләр әле дә бергәләп эзләүне дәвам итә.
Моннан тыш, Тукай районында 1949 елгы хатын-кызны икенче көн эзлиләр инде. Ул гөмбә җыярга киткән һәм адашкан. Алар 9 сентябрьдә “Яңарыш” бакчачылык җәмгыятеннән ире белән бергә гөмбә җыярга барганнар. Берникадәр вакыттан соң ир-ат урманнан чыккан, ә хәтере булмаудан интеккән хатын урманда калган.
Урманда югалган хатын-кыз сорыдан киенгән булган. Үзе белән телефоны да булмаган.
10 полиция хезмәткәре һәм эзләү-коткару отряды коткаручылар кинологлар белән эзләүне дәвам итәләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз