news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның ике районында сөтне арадашчыларсыз җыю ысулы сынала - министр урынбасары

Яңа ысул халыктан сөтнең литрын 8 сумга кыйммәтрәккә сатып алырга мөмкинлек бирә.

 (Казан, 24 ноябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Халыктан сөтне арадашчыларсыз җыеп алачаклар. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының икътисад һәм аграр үзгәрешләр буенча урынбасары Ришат Хәбипов әйтте.

“Кооперативлар төзү, алар белән эшләү – көнүзәк мәсьәлә. Алар авыл халкының тырышлыгын күбрәк бәяләргә ярдәм итә. Әйтик, сыер асраган кеше сөтне сөт җыючыга тапшыра. Ул исә аны эре компаниягә илтә, чылбырның бу звеносы сөт заводларына барып тоташа. Исәп-хисап ясаганда исә, сөт заводы, әйтик, ритейлерга 24 сумнан исәп-хисап ясый. Анысы сөт җыючыга 20 сумнан бирә. Ә сөт җыючы, сыер хуҗасыннан бер литр сөтне 16 сумнан сатып алган булып чыга. Һәр звенода дүртәр сум кими, - дип аңлатты министр урынбасары. Шул рәвешчә, сыер хуҗасына тиешле 8 сум арадашчылар кулында кала.

"Бу – авыл халкына отышлы түгел. Шуңа күрә, без кооперативлар булдыру юнәлешендә эш башладык. Бүген Мамадыш, Балык Бистәсе районнары шулай эшли. Мәсәлән, “Кече Елга” кооперативының бүген сөтне 22 сумнан сатып алырга мөмкинлеге бар. Бер литр өчен 6 сумга артыграк түләнсә, бу сыер тотучыга тагын да стимул булыр иде”, – ди ул.

Моннан тыш, Ришат Хәбипов үсемчелек өлкәсендә дә кооперативларга, җитештерү контораларына таянырга уйлый.

“Авыл халкы – тырыш ул, яшелчәсен дә, җиләк-җимешен дә үстерер иде. Әмма урнаштыра алмаудан курка. Шуңа күрә безнең бурыч: һәр районда кооперативлар төзеп, чәчүлек материалы, рассада, теплицалар белән булышып, көзен, үзеннән арткан яшелчә, җиләк-җимешне җыеп алып, кооперативлар белән эшкәртеп сату”, – ди Ришат Хәбипов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100