Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның ике районында котыру авыруына бәйле рәвештә урыны белән карантин кертелгән
Куркыныч авыру Балтач районы Сосна Пучинкасы авылында һәм Түбән Кама районының Шенгәлче авылында күзәтелгән
(Казан, 14 август, «Татар-информ»). Татарстанның ике районында котыру авыруына бәйле рәвештә урыны белән карантин кертелгән. Куркыныч авыру Балтач районы Сосна Пучинкасы авылында һәм Түбән Кама районының Шенгәлче авылында күзәтелгән, дип хәбәр итә ТР буенча Россельхознадзор идарәсе матбугат хезмәте.
Куркыныч авыру Татарстанның башка территорияләренә таралмасын өчен, әлеге торак пунктларда котыру авыруына бәйле крантин кертелгән.
Әгәр дә тиешле ветеринария чаралары оператив рәвештә башкарылса, хайваннар авыруының соңгы көненнән ике ай вакыт үткәч, карантин бетерелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз