news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның ике районында, буран булу сәбәпле, М5 трассасы участогы ябылачак

Хәрәкәт республиканың Бөгелмә һәм Баулы районнарында чикләнде.

(Казан, 17 гыйнвар, "Татар-информ"). Татарстанның ике районында буран булу сәбәпле, барлык транспорт төрләре өчен М5 трассасы участогы ябылды. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

"Һава шартлары начар булу сәбәпле, бүген 07.00 дән 09.00 сәгатькә кадәр "Урал" М5 трассасы участогында барлык төр транспорт чаралары өчен хәрәкәт чикләнә, – дип аныкладылар Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Хәрәкәтне чикләү республиканың Бөгелмә һәм Баулы районнарында 1194нче чакрымнан 1280нче чакрымга кадәр кертелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100