news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның ике прокурорына Россия Президенты рәхмәте игълан ителде

Россиянең Генераль прокуратурасында прокуратура органнары оешуга 29 ел тулу уңаеннан тантаналы чаралар булды.

Татарстанның ике прокурорына Россия Президенты рәхмәте игълан ителде
прокуратура РТ

(Казан, 11 гыйнвар, "Татар-информ"). Татарстан прокуроры урынбасары Марат Долговка һәм Казан прокуроры урынбасары Сергей Урванцевка Россия Президенты исеменнән рәхмәт игълан ителде. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

"Бүген Россиянең Генераль прокуратурасында прокуратура органнары оешуга 29 ел тулу уңаеннан киңәйтелгән утырыш булды. Тантаналы чарада Россиянең Генераль прокуроры Юрий Чайка катнашты", - диде Руслан Галиев.

Юрий Чайка утырыштагыларның барысын да һөнәри бәйрәм белән котлады. Ул прокуратура хезмәткәрләренә дәүләт һәм ведомство бүләкләрен тапшырды. Законлылыкны ныгытуда казанышлары өчен Татарстанның ике прокуроры бүләкләнде, диде Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе. 

news_right_1
news_right_2
news_bot