news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның ике президенты да күренекле татар шәхесләре исемлегенең башында тора

Социаль сораштырулар нәтиҗәләре буенча, Тукай өченче булып бара, - ди Гөлнара Габдрахманова.

Татарстанның ике президенты да күренекле татар шәхесләре исемлегенең башында тора
архив

(Казан, 20 апрель, "Татар-информ", Айдар Әхмәдиев). Социаль сораштырулар буенча, Татарстанның беренче Президенты, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов иң күренекле татар шәхесләре исемлегендә беренче булып бара. Бу хакта кичә Тукай музеенда түгәрәк өстәл вакытында социология фәннәре докторы Гөлнара Габдрахманова әйтте.

  • Гөлнара Габдрахманова - Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институтының этнология бүлеге җитәкчесе.

"Социаль сораштырулар вакытында, без респондетларга шундый сорау бирәбез: "Сезнең татарлыгызны нәрсә беркетеп тора?" Җаваплар шундый: тел, милли бәйрәмнәр, дин һәм тарих", - ди Гөлнара Габдрахманова.

"Ә татар тарихында һәм мәдәниятында кемнәрне иң күренекле шәхес итеп күрәсез, дигән сорауга җавап биргәндә, исемлекнең башында һәрвакыт Татарстанның беренче һәм икенче президентлары тора. Тукай өченче булып бара", - ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100