news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның ике предприятиесе сыйфат өлкәсендә РФ Хөкүмәте премиясе белән бүләкләнгән

Сыйфат өлкәсендә премия, продукция һәм хезмәтләрнең сыйфатын арттыруга стимуллаштыру максатында, гамәлгә куелган

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Казанның "Торак-коммуналь хуҗалыкны карап тоту һәм тышкы төзекләндерү буенча шәһәр программаларын техник күзәтү хезмәте" муниципаль унитар предприятиесе белән "НижнекамскНефтехим" ААҖнә, продукция һәм хезмәтләр сыйфаты өлкәсендә яхшы нәтиҗәләргә ирешкәне һәм сыйфат менеджментының югары нәтиҗәле алымнарын үзләштергән өчен, РФ Хөкүмәтенең 2014 елгы сыйфат өлкәсендәге премиясе бирелгән. Тиешле карар РФ Хөкүмәте сайтында урнаштырылган.

Сыйфат өлкәсендә премия,  продукция һәм хезмәтләрнең сыйфатын арттыруга стимуллаштыру максатында, Хөкүмәтнең 1996 елның апрель аенда кабул ителгән карары белән гамәлгә куелган. Премия тагын 8 компания: Краснодар крае Сәламәтлек саклау министрлыгының 2нче край клиник хастаханәсе, А.И.Евдокимов исемендәге Мәскәү дәүләт медицина-стоматология университеты, "Ф.Э.Дзержинский исемендәге "Уралвагонзавод" фәнни-җитештерү корпорациясе" ААҖ (Свердловск өлкәсе, Түбән Тагил), "Россия тимер юллары"/"Российские железные дороги" ААҖ, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының "Федераль травматология, ортопедия һәм эндопротезлау үзәге" ФДБУ (Чувашстан Республикасы, Чабаксар), "Газ эшкәртү буенча фәнни-тикшеренү һәм проект институты" ААҖ (Краснодар), Ханты-Манси автономияле округы "Түбән Варта психоневрология диспансеры" казна учреждениесе (Югра), "Спецхиммонтаж" ЯАҖнә (Ленинград өлкәсе, Сосновый Бор шәһәре) бирелгән.

Премия лауреатлары булган оешмалар продукция сыйфаты буенча югары күрсәткечләргә, җитештерү күләмнәренең уңай динамикасы һәм баш тартулар (җитешсезлекләр) дәрәҗәсен киметүгә ирешкән, файдалануга  заманча уникаль җиһазлар һәм инновацияле технологияләр керткән, диелә басылган документка белешмәдә. 

Фотосурәт nknh.ru сайтыннан алынды.  

news_right_1
news_right_2
news_bot