news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның ике предприятиесе 169 хезмәткәргә әҗәтен кайтарды

"Нармонка" филиалының "Агрофирма" ҖЧҖ 168 хезмәткәренә 2 млн 391 мең сум күләмендә бурыч түләде.

(Казан, 1 ноябрь, “Татар-информ”). Казан шәһәрендә һәм Кама Тамагы районында ике предприятие 169 хезмәткәренә әҗәтен кайтарды. Бу хакта Татарстан республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республиканың халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшырту, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясе катнашы белән Татарстан предприятиеләрендә хезмәт хакы буенча бурычлар кайтарыла.

Казан һәм Кама Тамагы районындагы предприятиеләр хезмәткәрләренә әҗәтен кайтарды.

Шулай итеп, төзелеш һәм авыл хуҗалыгы тармакларында үз эшчәнлекләрен гамәлгә ашыручы ике предприятие 169 хезмәткәргә гомуми суммадагы 2 млн 440 мең 200 сум бурычларын кайтарды.

"Нармонка" беренче филиалының "Агрофирма" ҖЧҖ 168 хезмәткәренә 2 млн 391 мең сум күләмендә бурыч түләде.

Хезмәт хакын вакытында түләү һәм кичектерелгән бурычларны вакытында бирү буенча кергән сораулар Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында махсус контрольдә тора.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot