news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татарстанның ике музей проекты РФ Президенты грантын алды
Россия Президенты грантларын илнең төрле төбәкләрендә мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге проектларның 100 җитәкчесе алачак
Скопировать ссылку
(Казан, 18 май, “Татар-информ”). Кичә Дмитрий Медведев “Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә гомуммилли әһәмияткә ия иҗади проектларга ярдәм итү өчен Россия Федерациясе Президенты грантларын бирү турында”гы боерыкка кул куйды, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.
Россия Президенты грантларын илнең төрле төбәкләрендә мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге проектларның 100 җитәкчесе алачак. Аларның икесе – Татарстаннан.
Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы генераль директоры Гөлзада Руденко бөек рус рәссамы Иван Иванович Шишкинның шәҗәрәсен тикшерү буенча проектны, ә “Түбән Кама” Милли паркы директоры Вилнус Хисамов “Ачык һавада табигатьнең җанлы музее” проектын гамәлгә ашыруга грант алачак.
Президент боерыгында әйтелгәнчә, грантлар Россия Федерациясе Президенты тарафыннан 1996 елның 1 июлендә кабул ителгән “Россия Федерациясендә мәдәният һәм сәнгатькә дәүләт ярдәмен көчәйтү буенча чаралар турында”гы 1010нчы санлы Указ нигезендә 2007 елда үткәрелгән конкурс нәтиҗәләре буенча бирелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot