news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның ике чаңгычысы Дөнья кубогы ярышларында катнаша

Россия җыелмасы составына барлыгы 14 чаңгычы кергән.

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ», Фәрит Салихов). Чаңгыда узышу буенча Дөнья кубогының дүртенче этабында катнашу өчен Россия җыелма командасының составы билгеле булды. Ярышлар иртәгә – 16 декабрьдә Тоблахта (Италия) старт ала һәм якшәмбе төгәлләнәчәк.

Татарстан Чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе матбугат хезмәтеннән "Татар-информ" хәбәрчесенә хәбәр итүләренчә, ил җыелмасы составына 14 чаңгычы кергән. Алар арасында Татарстаннан да ике спортчы – Анна Нечаевская белән Андрей Ларьков та бар.

16 декабрьдә чаңгычылар ирекле стиль белән 10 һәм 15 чакрым арага узышачак. Ә 17 декабрьдә, беренче көн нәтиҗәләреннән чыгып, шул ук арага классик ысул белән узышларның персьют төре билгеләнгән.

Сүз уңаеннан, Дөнья кубогының быелгы сезонында Андрей Ларьков гомуми беренчелектә – 43 нче урында барса, Анна Нечаевская 51 нче баскычка урнашкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100