news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Идел аръягы зонасында көзге культура чәчүлекләренә юкка чыгу куркынычы яный

Җирнең сөрү катлавында дым запасы куркыныч күрсәткечкә җитте

(Казан, 16 октябрь, “Татар–информ”, Ирина Игнатьева). Татарстанның Идел аръягы зонасында көзге культура чәчүлекләренә юкка чыгу куркынычы яный. Җирнең сөрү катлавында дым запасы куркыныч күрсәткечкә җитте. Бу хакта “Татар–информ” агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
Быел Татарстанда көзге культуралар 742,7 мең гектар мәйданны били, узган ел ул 731,9 мең гектар тәшкил иткән иде. Көзге бодай – 436,8 мең (узган ел – 394,6 мең), көзге арыш – 228,5 мең (240,7 мең), тритикале 75 мең гектар (64,1 мең) мәйданда чәчелгән.
Көзге культуралар оптималь срокларда чәчелде. Әмма Идел аръягы зонасында (Тәтеш, Чүпрәле, Буа районнары) куркыныч вәзгыять урнашты. Җирнең сөрү катлавында дым запасы куркыныч күрсәткечкә (8–10 миллиметр) җитте. Татарстанның башка районнарында көзге культура чәчүлекләренә бәйле вәзгыять берникадәр яхшырак булса да, дымның күләме күпьеллык уртача нормадан азрак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100