Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның җиде уку йорты ИТ өлкәсендә иң яхшы мәктәпләр исемлегенә керде
Казанның 131 лицее 16нчы - Татарстан мәктәпләре арасында иң югары урын алды.
(Казан, 10 июнь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасының 7 уку йорты ИТ өлкәсендә Россиянең иң яхшы мәктәпләре исемлегенә керде. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Рейтингта Казанның 131 лицее 16нчы - Татарстан мәктәпләре арасында иң югары урын алды. КФУның ИТ-лицее 56 урында. Лобачевский исемендәге лицей 99 урында, Чаллының 26нчы лицее 105 урында. Чаллының Пушкин исемендәге 78нче мәктәбе 126 урында. Казаның 2нче номерлы интернат-мәктәбе 169 урында, 39нчы мәктәп 192 урында.
RAEX рейтинг агентлыгы (РАЭКС-Аналитика) мәгълүмати технологияләр өлкәсендә Россиянең иң яхшы мәктәпләре рейтингын беренче тапкыр әзерләде.
Рейтингның максаты - ИТ өлкәсендә иң яхшы югары уку йортлары өчен нинди мәктәпләр әзерләү. Рейтинг буенча эшләү барышында 2018 елда иң яхшы профильле вузларга ИТ белән бәйле юнәлешләргә кергән 8 меңнән артык Россия мәктәпләренең 30 меңгә якын чыгарылыш укучысы турында мәгълүмат җыелды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз