Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның җиде районыннан 10 хуҗалык гаилә терлекчелек фермасын үстерүгә грант алачак
Җиңүчеләр 2,4 миллион сумнан алып 10 миллион сумга кадәр акча алачак.
(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда Гаилә терлекчелек фермаларын үстерү буенча федераль программа грантына крестьян-фермерлык хуҗалыклары проектларын сайлап алу буенча бәйгегә нәтиҗә ясалды. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Грантларның гомуми суммасы 70,2 млн сум тәшкил итә. Аның 40,7 миллион сумы федераль бюджеттан бүленеп бирелгән. Конкурска барлыгы 15 крестьян-фермерлык хуҗалыгы кертелгән.
Җиңүчеләр 2,4 миллион сумнан алып 10 миллион сумга кадәр акча алачак. Аерым алганда, 4 сөтчелек фермасы, мөгезле эре терлекне симертүче 2 ферма, берәр ат фермасы, кошчылык фермасы, сарык фермасы һәм балык үрчетү фермасы финансланачак.
Моннна тыш, грант акчасына 8 гаилә фермасы төзелә һәм реконструкцияләнә, 600 баш мөгезле эре терлек һәм 50 бия сатып алыначак. Хуҗалык җитәкчеләре өстәмә 30га якын эш урыны булдырачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз