news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның җиде районында язгы кыр эшләре башланган

Азнакай, Алексеевск, Чүпрәле, Зәй, Мөслим, Сарман һәм Ютазы районнарында көзге культураларны тукландыралар.

Татарстанның җиде районында язгы кыр эшләре башланган
Александр Эшкинин

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ»). Татарстанның җиде районында язгы кыр эшләре башланды, дип хәбәр ителә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Биредә сүз Азнакай, Алексеевск, Чүпрәле, Зәй, Мөслим, Сарман һәм Ютазы районнары хакында бара.

Хәзерге вакытта көзге культуралар — 4,8 мең, күпьеллык үләннәр 1,8 мең гектар мәйданда тукландырылган.

Мөслим районында «Намус» агрофирмасы» ҖЧҖ аграрийлары басуларга беренчеләрдән булып чыккан. Анда көзге культураларны 1,2 мең гектар мәйданда тукландырганнар.  

news_right_1
news_right_2
news_bot