news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның иң яхшы ветеринары: Эшемнең нәтиҗәсе - бик күп коткарылган нәни бозаулар

Казанда «Агросәнәгать комплексының иң яхшы белгече» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр.

Татарстанның иң яхшы ветеринары: Эшемнең нәтиҗәсе - бик күп коткарылган нәни бозаулар
Салават Камалетдинов

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ», Айгөл Шәйхлисламова). Татарстанда «Иң яхшы ветеринар» номинациясендә җиңүче Питрәч районыннан Мансур Сафин эшенең нәтиҗәсе коткарылган нәни бозаулар булуын әйтте. Бу хакта ул Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында конкурсыннан соң «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

«Эшемнең нәтиҗәсе — бик күп коткарылган гомерләр, бигрәк тә нәни бозаулар гомере. Бозаулар туганда вакытында грамоталы белгечкә эләксә, исән кала. Дөрес, бөтенесен дә исән калдырып булмый, ләкин 80 проценты белгечнең квалификациясеннән тора», — диде Мансур Сафин.

Мансур Сафин ветеринар табибы булып 1995 елдан бирле эшли. «Агросәнәгать комплексының иң яхшы белгече» бәйгесендә 3 ел дәвамында катнашкан, быел җиңүгә ирешкән. «Быел җиңү өчен бөтен көчне куярга туры килде. Миңа җиңәргә тәҗрибә һәм белем ярдәм итте», — диде ул.

Бүген «Агросәнәгать комплексының иң яхшы белгече» конкурсында 10 номинациядә җиңгән 100 белгечне бүләкләделәр. Аларга 100 мең күләмендә грантлар тапшырдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100