news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның иң яхшы укытучыларын чит илгә стажировкага җибәрү ниятләнә
Проектны Россиянең һәм чит илләрнең “Алгарыш” мәгариф һәм фәнни үзәкләрендә кадрлар әзерләү программасы кысаларында гамәлгә ашыру ниятләнә
Скопировать ссылку
(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ», Кристина Иванова). Россиянең һәм чит илләрнең “Алгарыш” мәгариф һәм фәнни үзәкләрендә кадрлар әзерләү программасына педагогик юнәлешне кертергә планлаштыралар. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы студиясендә онлайн-конференция вакытында ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов белдерде.
2009 елда “Алгарыш” программасы кысаларында кадрлар әзерләү һәм яңадан укыту 7 юнәлеш буенча алып барылган. Грантлар студентлар, аспирантлар һәм яшь галимнәр, профессор-укытучылар составы, дәүләт һәм муниципаль хезмәкәрләр, югары һәм урта звено җитәкчеләре, инглиз теле укытучылары, проект төркемнәренә (нанотехнологияләр), шулай ук физкультура, спорт һәм туристлык өкәсе белгечләренә бирелә иде.
ТР мәгариф һәм фән министры белдерүенчә, Татарстан Премьер-министры “Алгарыш” программасына мәктәп укытучылары өчен педагогик юнәлешне кертүне хуплады. Татарстанда 2010–2015 елларда ТР мәгариф системасын үстерү буенча комплекслы дәүләт программасы стратегиясен гамәлгә кую кысаларында яшь педагогларны мәктәпкә җәлеп итү максатыннан “Безнең яңа укытучы” мәгариф инициативасы тәкъдим ителде, дип искә төшереп үтте Альберт Гыйльметдинов.
“Без эшкә көчле һәм талантлы кешеләрне чакырачакбыз, башкалар мәктәпкә кирәкми, - дип ассызыклады министр. – Аларны дөньядагы иң яхшы мәгариф үзәкләренә стажировкага җибәрү җәлеп итәчәк”. Альберт Гыйльметдинов сүзләренчә, ел саен республика мәктәпләрендә эшләүче 20–30 укытучы 1–3 ай дәвамында иң алга киткән илләрнең мәгариф учреждениеләрендә стажировка үтә алачак. “Педагоглар барсыннар, карасыннар һәм туплаган тәҗрибәләрен биредә гамәлгә ашырсыннар”, - дип ассызыклады ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2