Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
"Татарстанның иң яхшы Территориаль иҗтимагый үзидарәләре" бәйгесен үткәрү вакыты үзгәрә
Дәүләт грантларын файдаланып, җирлектә социаль проектлар тормышка ашыру һәм территорияләрне төзекләндерү өчен күбрәк мөмкинлекләр тудыру бурычы куела.
(Казан, 5 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Гаделшина). “Татарстанның иң яхшы Территориаль иҗтимагый үзидарәләре” (ТИҮ) республика бәйгесен ел саен I кварталда үткәрергә тәкъдим ителде. Бу карар Татарстан Муниципаль берәмлекләр советының республикадагы Территориаль иҗтимагый үзидарәләрне координацияләү советы утырышында кабул ителде.
ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров җитәкчелегендә узган утырышта республиканың ТР Президенты Аппараты, ТР Дәүләт Советы, төрле министрлык, идарәчелек вәкилләре, ТИҮ рәисләре катнашты.
Бүгенге көндә Татарстанда 360ка якын Территориаль иҗтимагый үзидарә исәпләнә. Алар шәһәр һәм авыл җирлекләрендә җирле хакимият белән шунда яшәүче халык арасында элемтә булдыручы, кешеләрне борчыган мәсьәләләрне җитәкчеләргә җиткерүче иҗтимагый оешма ролен башкара. Территориаль иҗтимагый үзидарәләргә кешеләрне җирлекнең төзеклеген кайгыртуга җәлеп итү, үзара дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру эше дә йөкләнгән.
Татарстанда ТИҮ эшчәнлеген үстерү максатында, ТР Министрлар Кабинеты карары белән 2015 елдан бәйге үткәрелеп килә, аның нәтиҗәсе буенча, ел саен 120 оешмага грантлар тапшырыла. Әлеге максатта Татарстан бюджетыннан 50 миллион сум акча бүленә. Җиңүчеләр өч төркемдә билгеләнә: беренчесендә – Казан һәм Чаллы шәһәр округлары, икенчесендә – 60 меңнән күбрәк кеше яшәгән шәһәрләр, өченчедә 60 меңнән әзрәк кеше яшәгән шәһәрләр һәм авыл җирлекләре бәяләнә. Һәр төркемдә бишәр урын бирелә. Беренче урынга 665 мең сум каралган, икенчегә – 500 мең, өченчегә, 430 мең, дүртенчегә – 298 мең, бишенчегә – 160 мең.
Бу сумманың бер өлеше оешманың рәисенә һәм аңа булышучы активистларга премия түләүгә, ә икенче өлеше җирлектә чираттагы социаль проектны тормышка ашыруга тотыла ала.
Утырышта катнашучы ТИҮ җитәкчеләре бәйгенең үткәрү вакытын үзгәртергә сорады. Казанның “Савиново” ТИҮ рәисе Илдус Сәлахов сүзләренчә: “Бәйге ел саен җәй айларында үткәрелгәнгә күрә, грант акчаларын территорияләрне төзекләндерүгә тотарга өлгерми калалар. Шуңа күрә бәйгене ел башында ук оештырырга кирәк”.
Минсәгыйть Шакиров ТИҮ рәисләре фикере белән килешеп, “Татарстанның иң яхшы Территориаль иҗтимагый үзидарәләре” республика бәйгесен киләсе 2018 елдан I кварталда ук уздыру отышлы булачак, дип белдерде. “Бәйге ике этапта оештырыла – муниципаль һәм республикакүләм. Республика этабына барлыгы 180 ТИҮ гариза бирә ала (2017 елда – 176 оешма катнашты, 2016 елда – 169). Шулар арасыннан лаеклы дип табылган, 120 оешма сайлап алына. Бәйге I кварталда оештырылса, җиңүчеләр инде яз айларында грант акчаларын кулларына алачак”, – дип, Минсәгыйть Шакиров бәйгене үткәрү вакытын үзгәртү турында Татарстан Хөкүмәтенә мөрәҗәгать итәчәкләрен әйтте.
Бәйге кагыйдәләре буенча, җиңүчеләр алга таба ике ел әлеге грантка дәгъва итә алмый. ТР Муниципаль берәмлекләр советы Аппаратының юридик идарә башлыгы Сергей Столяров сүзләренчә, кайбер ТИҮ җитәкчеләрендә бу чикләүләр канәгатьсезлек тудырган. “Бүгенге көндә 81 ТИҮ әле бер тапкыр да бу грантны алмаган. Узган ике елда җиңү яулап, кайбер оешмаларның әлегә катнашу хокукы булмаса да, киләсе елда бәйгегә гаризалар тиешле күләмдә кабул ителәчәгенә өмет зур. Чөнки телгә алынган 81 оешмадан тыш, тагын 138 ТИҮнең үз проектларын тәкъдим итәргә хакы бар. Шуңа күрә бәйге кагыйдәләрен үзгәртүдән мәгънә юк. Һәрвакыт иң алдынгылар гына бүләкләнсә дә дөрес булмас, башка оешмаларга да үзләрен күрсәтергә мөмкинлек тудыру мөһим”, – дип аңлатма бирде Сергей Столяров.
Минсәгыйть Шакиров искәрткәнчә, грантлар тапшыру – дәүләт тарафыннан Территориаль иҗтимагый үзидарәләргә ярдәм чараларының берсе генә. Мәсәлән, ТИҮ рәисләренә хезмәт хаклары түләүгә республика бюджетыннан ел саен 70 миллион сум акча юнәлтелә, дип ассызыклады ТР Муниципаль берәмлекләр советы җитәкчесе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз