news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның иң яхшы студентларына махсус дәүләт стипендияләре тапшырылды

Казан федераль университетының император залында Татарстан Республикасының махсус дәүләт стипендиясе стипендиатларын бүләкләү узды.

Татарстанның иң яхшы студентларына махсус дәүләт стипендияләре тапшырылды
Дмитрий Киселев

(Казан, 25 май, «Татар-информ»). Татарстанның 90 студенты бүген махсус дәүләт стипендиясен алды. Югары уку йортлары ректорлары советы тәкъдиме буенча ул бик яхшы өлгерешле, җиңүләр яулаган һәм фәнни-гамәли конференцияләрдә һәм фән олимпиадаларында призлы урыннар өчен тапшырыла.

Стипендиатларны Татарстан премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов һәм Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры, Татарстан югары уку йортлары ректорлары советы рәисе Илшат Гафуров котлады.

Рафис Борһанов стипендиатларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләп, алган күнекмәләрен республика файдасына куллануларын теләде.

«Бу сезнең биографиягә инвестицияләр, сезнең портфолионың бер өлеше», - дип билгеләп үтте ул.

Дамир Фәттахов, үз чиратында, яшьләргә Татарстанны аның мөмкинлекләр территориясе белән бәйләү мөһимлеген искәртте. «Сездә инде иң мөһим нигез бар – сез максат куя беләсез, үз максатыгызга ирешә аласыз, үзегезне мобильләштерә беләсез. Мин ышанам, тагын бер тапкыр уңышка ирешү өчен, бу күнекмәләр сезгә файдалы булачак. Республика җитәкчелеге яшьләргә үзләрен куллану өчен шартлар тудыруда барысын да эшли», - дип сөйләде министр.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, стипендия күләме аспирантлар өчен 33,3 мең сум, югары уку йортлары студентлары һәм хәрби училище курсантлары өчен 27,8 мең сум, шулай ук урта махсус уку йортлары студентлары өчен 16,7 мең сум тәшкил итә.

Агымдагы елның стипендиатлары арасында Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Минзәлә, Арча, Яшел Үзән, Лаеш, Лениногорск, Тәтеш, Чистай, шулай ук Мәскәү һәм Санкт-Петербург студентлары бар.

  • Татарстан Республикасының махсус дәүләт стипендияләре ел саен 2000 елдан бирле тапшырыла. Стипендияләрне билгеләү турындагы указга республика Президенты имза сала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100