news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның иң яхшы студентлар отрядын билгеләячәкләр

Иң зур бүләк – Гран-при яулаучы –150 мең сум күләмендә премиягә ия булачак.

(Казан, “Татар-информ”, 8 декабрь, Чулпан Шакирова). Татарстанда иң яхшы студентлар отрядын билгеләячәкләр. Бәйгене ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы оештыра. Анда студентларның хезмәт отряды, белем бирү оешмаларының штаблары, студентлар хезмәт отрядларының җирле штаблары, командирлар, комиссарлар, методист һәм мастерлар катнаша ала. Аларның эшчәнлеген аерым номинацияләрдә бәяләчәкләр. Бу хакта “Татар-информ”га ТР студентлар хезмәт отрядлары үзәгенең яшьләр белән эшләү бүлеге белгече Зилә Гыймазова хәбәр итте.

“Конкурсның максаты яшьләрне студентлар отрядларына җәлеп итү, иң актив яшьтәшләргә ярдәм итү һәм бүләкләү, студентлар хезмәт отряды һәм һөнәри бәйләнешләрне ныгыту, Татарстан студентлар хезмәт отрядлары хәрәкәтенең дәрәҗәсен арттыру”, – диде ул.

Белгеч сүзләренчә, конкурс өч этапта үтә. Аның беренче туры – читтән торып катнашу этабында катнашучылар заявкаларын 20 декабрьгә кадәр бирергә тиеш. Икенче турга узучылар исемлеге 25 декабрь көнне мәгълүм була. Бу көнне аларга ачык әңгәмәдә катнашу өчен биремнәр җыентыгы бирелә. Әңгәмә 2018 елның 12-16 февраль көнендә узачак. Бүләкләү тантанасы – 17 февральдә Россия студент отрядлары көнендә булыр дип көтелә.

Узган ел әлеге конкурста “Импульс” студентлар хезмәт отряды Гран-при яулаган иде. Ә “Иң яхшы җирле штаб” номинациясендә Түбән Кама студентлар отряды җиңеп чыкты.

Тәэсирләре белән Штаб командиры Андрей Кубышкин уртаклашты.

“Конкурста җиңү – Түбән Кама студентлар хезмәт отряды үзәге үсешенә нык этәргеч булды. Безнең максат озак еллар дәвамында алып барылган эшебезне һәм үзәкнең чыннан да иң яхшысы икәнен күрсәтү иде”, – диде ул “Татар-информ”га. – Бәйгедә җиңү зур җаваплылык та өсти. Җиңеп алган акчаларны “Түбән Кама студентлар хезмәт отрядларының 20 еллыгын бәйрәм итү” һәм “Шәһәрнең студентлар хезмәт отрядлары мәктәбе” мероприятиеләрен уздыруга тоттык. Әлеге чарадан соң безгә кушылучылар бермә-бер артты. Безнең активистлар шәһәр күләмендә генә түгел, республикакүләм чараларда катнаша башлады.



Быел иң зур бүләк – Гран-приның суммасы – 150 мең сум. Студентлар хезмәт отрядының җирле штабы ел җиңүчесе – 130 мең сум, вуз штабы җиңүчесе – 100 мең сум премия белән бүләкләнә. Елның иң яхшы отрядлары (төзелеш, ерак йөрешле поездларны озата баручылар, педагогия, хезмәт күрсәт, авыл хуҗалыгы, профильле) 50 мең сум күләмендәге акчалата бүләккә ия була. Моннан тыш, “Ел командиры”, “Ел комиссары”, “Иң яхшы мастер/методист”, “Белем бирү оешмасының иң яхшы хезмәткәре” кебек аерым номинацияләрдә дә җиңүчеләрне билгеләп, акчалата бүләкләр тапшырылачак.
“Елның иң яхшы студент хезмәт отряды” конкурсы нигезләмәсе белән ТР студентлар хезмәт отрядлары үзәге сайтында танышырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100