news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның иң яхшы мәктәпләр рейтингы төзелде

Казанның дүрт мәктәбе республиканың иң көчле белем бирү йорты бишлегенә керде, ә беренче урынны 131нче лицей алды.

(Казан, 4 август, "Татар-информ"). Татарстанда иң яхшы 100 шәһәр һәм авыл мәктәбе рейтингы төзелгән. Бу хакта мәгълүматларны Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы җиткерә.

Беренче урынны 131нче лицей (Казан), икенче урынны да Казаннан – КФУ карамагындагы IТ-лицей алды. Өченче урында Чаллыдагы 26нчы гимназия.

Рейтингны төзүдә БДИ баллары: рус теленнән, математикадан һәм ирекле сайлаган фәннән гомуми баллар исәпкә алынган. Шулай ук олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары һәм аттестат алмаучы укучылар саны да күздә тотылган.

Дүртенче урында Н.И.Лобачевский исемендәге лицей мәктәп-интернаты (Казан), биштә – Россия Герое А.В.Козин исемендәге 7нче гимназия (Казан).

Шулай ук беренче унлыкка Бөгелмә мәктәпләре дә кергән: 2нче лицее һәм 6нчы мәктәбе рейтингта 7нче һәм 10нчы баскычка баскан. Чаллының 78нче А.С.Пушкин исемендәге лицей мәктәп-интернаты – 5нче, 36нчы инновацион технологияләр лицей-интертаны – 5нче һәм 9нчы урыннарда. 8нче урында – Казанның Вахитов районындагы "Солнце" урта мәктәп-интертаны.

Саба районы мәктәпләре авыл җирлегендә белем бирү йортлары арасында иң көчлеләрдән булып чыккан. Беренче бишлектә алар беренче, икенче, дүртенче, бишенче урыннарны яулый. Өченче урында Кукмарадагы күппрофильле А.М.Булатов исемендәге лицей чыккан.

Рейтинг 2016-2017 уку елында белем бирү сыйфатының югары нәтиҗәләрен күрсәткән белем бирү йортлары эшчәнлеген стимуллаштыру һәм алдынгыларны ачыклау юлы белән гомуми белем бирү сыйфатын күтәрү максатыннан төзелгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100