Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның иң яхшы комбайнчыларын ноябрь азагында бүләклиләр
Беренче төркемдә Чүпрәле, икенче төркемдә Сарман, өченче төркемдә Зәй, дүртенче төркемдә Балык Бистәсе районнары җиңүче булган.
(Казан, 28 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Иң яхшы комбайнчылар ноябрь азагында бүләкләнәчәк. Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Хөкүмәт йортында узган брифингта хәбәр итте.
- “Татарстан Республикасының иң яхшы комбайнчысы-2019” бәйгесе өчен барлыгы 500 премия каралган. Бәйгедә катнашу өчен 1464 комбайнчы гариза биргән булган.
“Нәтиҗәләре билгеле. Беренче төркемдә Чүпрәле, икенче төркемдә Сарман, өченче төркемдә Зәй, дүртенче төркемдә Балык Бистәсе районнары җиңүче. Алар ноябрь азагында бүләкләнәчәк”, - диде министр.
Марат Җәббаров, шулай ук, “Иң яхшы агросәнәгать комплексы хезмәткәре” конкурсы үткәрелүен әйтте. Анда төрле номинацияләр буенча 100 җиңүче 100 мең сум акча белән бүләкләнәчәк. Бәйгедә катнашу өчен, 20 ноябрьгә кадәр министрлыкка заявка һәм документлар тапшыру кирәк. Конкурста һөнәр буенча стажы өч елдан да ким булмаган хезмәткәрләр катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз