news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның иң яхшы ХХ гасыр тренеры 70 яшьлеген билгеләп үтә
Казанның танылган фехтовальщикларын әзерләгән Владимир Житлов 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә
Скопировать ссылку
(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Бүген РСФСР (1970), СССРның (1973) фехтование буенча танылган тренеры, Казанның танылган фехтовальщикларын әзерләгән РФ һәм ТРның танылган физкультура хезмәткәре70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Житлов Владимир Васильевич 1940 елның 1 февралендә туган, СССРның фехтование буенча танылган тренеры. 2000 елда Татарстанның иң яхшы ХХ гасыр тренеры дип танылган.
Юбиляр - Казанның мактаулы гражданины. Танылган спорт мастерлары, Олимпия чемпионнары, дөнья, Ауропа һәм СССР чемпионнары Наилә Гыйлаҗева, Валентина Никонова һәм Ольга Князева, халыкара класслы спорт мастеры, Олимпия уеннарында катнашучы Ольга Вощакина, спорт мастерлары Җәмил Галиев, Гомәр Сафин, Рафаэль Дубин тренеры. 1969-1993 елларда аның укучылары СССРның җыелма командасы составында көч сынашкан. Житлов тренер булып эшләгән чорда 3 алтын һәм 1 көмеш Олимпия медаленә, 16 алтын, 4 көмеш, 3 бронза дөнья чемпионы медаленә, 32 алтын, 15 көмеш, 12 бронза СССР чемпионаты медаленә, дәрәҗәле халыкара турнирларда, Бөтендөнья универсиадаларында, Дөнья, Ауропа, СССР кубокларында күпсанлы җиңүләргә ия булган.
“РСФСРның Мактаулы тренеры”, “СССРның Мактаулы тренеры”, “Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре”, “СССРның дәрәҗәле динамолысы”, “Педагогика фәннәре кандидаты” кебек мактаулы исемнәргә ия. Ул Хезмәт Кызыл Байрак ордены, “Казанның меңьеллыгы истәлегенә” медальләре белән бүлкәләнгән, дип хәбәр итә ТР “Динамо” матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2