news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның иң яхшы чаңгычыларын бүләкләргә 2 миллион сум акча тотылды

Республиканың Чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясенең узган сезондагы бюджеты якынча 60 миллион сум тәшкил иткән.

Татарстанның иң яхшы чаңгычыларын бүләкләргә 2 миллион сум акча тотылды
Ильнар Тухбатов

(Казан, 4 май, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Казанда бүген Татарстанның чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясенең узган сезонга нәтиҗәләр ясалганнан соң, республиканың иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән чаңгычыларын бүләкләделәр. Акчалата бүләкләрне һәр яшь бүленеше буенча да өчәр спортчыга тапшырдылар. Федерация президенты Илшат Фәрдиев әйтүенчә, чаңгычыларны бүләкләү өчен 2 миллион 100 мең сум акча тотылган.

Гомумән алганда,  Татарстанның чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясенең 2016-2017 елгы сезонга бюджеты 59 миллион 109 мең сум тәшкил иткән. Оешманың утырышта чыгыш ясаган баш хисапчысы Елена Титова сүзләренчә, әлеге акчаның 47 миллион сумнан артыгы - хәйриячелек кертемнәре.

“Моннан тыш Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы тарафыннан республика җыелмасындагы чаңгычыларны әзерләү һәм ярышлар уздыру өчен 11 миллион 926 мең сум акча бүлеп бирелде. Федерациянең еллык бюджеты тулысынча эшкә тотылды”, – дип белдерде хисапчы.

Сүз уңаеннан, сезон нәтиҗәләре буенча ир-егетләр арасында Татарстанның иң яхшы чаңгычысы булып танылган Яшел Үзән спортчысы Андрей Ларьков 225 мең сум акчалата сертификат белән бүләкләнде. Хатын-кызлар арасында беренчелекне Чаллыдан Жанна Муравьева яулады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100