news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның иң оста кондитерын билгеләячәкләр

Татарстанның иң оста кондитерын билгеләячәкләр

(Казан. 25 сентябрь,“Татар-информ”, Сөләйман Нәҗми). Бу атнада Казанның “Күмәч-кондитер комбинаты”нда “Оста кондитер” исемле һөнәри конкурс узачак. Аны Татарстанның икътисад һәм сәнәгать министрлыгы икмәк пешерүчеләр җәмгыяте белән бергәләшеп оештыра.

“Күмәч-кондитер комбинатының” маркетинг бүлегеннән хәбәр итүләренчә, мондый һөнәри бәйге әлеге завод базасында ике ел элек оештырылган булган . Икмәк пешерүчеләр исә агымдагы елның август аенда Зәйдә узган конкурста осталыкларын күрсәтте. Бу юлы исә республиканың кондитерлары көч сынаша. Бәйгегә шулай ук Түбән Новгород тәм-том осталары да чакырылган.

Конкурсның максаты – кондитерлар һәм пешекчеләр һөнәренең дәрәҗәсен арттыру, яңа һөнәри талантларны ачыклау, анда катнашучыларның үзенчәлекле осталыклары белән башкаларны да таныштырып, яңа идеяләрне гамәлдә куллану өчен җитештерүгә кертү.

news_right_1
news_right_2
news_bot