news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның иң өлкән электр станциясе яңартыла

Татарстанның иң өлкән электр станциясе яңартыла

(Казан, 10 март, “Татар-информ”, Әнвәр Маликов). Март азагында Казанның Iнче җылылык электр станциясендә Татарстанда һәм Идел буенда беренче газ турбинасы җайланмаларын җиһазлау һәм монтажлау буенча гомуми төзелеш эшләре тәмамланачак. “Татэнерго” ААҖнең матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, станциядә Таганрогның казаннар заводында җитештерелгән утильләү казаны монтажланган инде. Хәзерге вакытта дым торбаларын һәм югары басымлы газүткәргечләрне монтажлау, хезмәт күрсәтү мәйданчыклары төзелеше бара. Якын көннәрдә Пермь өлкәсенең Лысьва шәһәрендә “Татэнерго” белгечләре катнашлыгында газ турбинасы җайланмалары генераторын сынау үтәчәк.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, “Казанкомпрессормаш” заводы Самараның “Моторостроитель” ААҖ заказы буенча ягулык газын газ турбинасы җайланмаларына кудыру өчен ике яңа компрессор эшләп чыгарган иде, якын көннәрдә алар Казанның Iнче җылылык электр станциясенә урнаштырылачак.

Бүгенге көндә бөтен дөньяда искергән пар турбинасы агрегатларын яңа газ пары һәм газ турбинасы җайланмаларын җиһазлауга нык игътибар бирелә. Матбугат хезмәте билгеләп үткәнчә, “Татэнерго”да да әлеге юнәлеш өстенлекле булып танылды. Казанның Iнче Җылылык электр станциясен күбрәк экономия ясау һәм экологик яктан файдалы җайланмалар белән җиһазлауның икътисади нәтиҗәлелеге шунда, электр энергиясе эшләп чыгаруга тотылган ягулык күләме бер ярым тапкырга кимиячәк. Газ турбинасы җайланмаларын эшләтеп җибәрү нәтиҗәсендә, 180 фатирлы өч йөз йортны ел әйләнә электр энергиясе белән тәэмин итәргә мөмкин булачак.

Казанның Iнче Җылык электр станциясендә һәрберсенең энергия куәтләре 25 МВт булган ике газ турбинасы җайланмасын эшләтеп җибәрү Казанның 1000 еллыгына туры китереп башкарыла. Чиратта Түбән Каманың I җылылык электр станциясе һәм Зәй ГРЭСы, газ турбинасы җайланмаларының гомуми куәте респубикадагы барлык җылылык электр станцияләре куәтләренең 50 проценттан артыгын тәшкил итәргә тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot