news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^Татарстанның хосусыйлаштырылган предприятиеләренең 80 проценты җир участоклары сатып алган

^Татарстанның хосусыйлаштырылган предприятиеләренең 80 проценты җир участоклары сатып алган

(Казан, 1 март, «Татар-информ», Рифкать Тригулов). Татарстанда 2006 елның 1 гыйнварына хосусыйлаштырылган 400 предприятие (гомум санның 80 проценты) үз предприятиеләре урнашкан җир участокларын сатып алган. Шулай ук моны 24 мең төрле күчемсез милек объектлары хуҗалары да эшләгән. Нәтиҗәдә, 2002-2005 елларда ТР бюджетына 20 миллиард сум акча кергән. Бүген бу турыда ТР Дәүләт Советы Экология, табигать ресурслары һәм җирдән файдалану комитеты утырышында ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Валерий Васильев хәбәр итте.

Министр сүзләренә караганда, 2005 елда җир участокларына кагылышлы 39 мең килешү теркәлгән, аларның 70 проценты – дәүләт җирләрен сату-алу һәм арендалау. Күчемсез милек объектлары урнашкан җирләрне сатып алу вакыты 2008 елның 1 гыйнварына кадәр озайтылу сәбәпле, министрлык җирләрне предприятиеләр һәм күчемсез милек объектлары милекчеләре тарафыннан яңадан теркәү буенча эшне дәвам иттерәчәк, дип өстәде ул. Валерий Васильев сүзләренә караганда, иң нәтиҗәле юл - дәүләт җирләрен сату юлы белән шәхси милеккә тапшыру.

Министр шулай ук 2002 елда РФ Җир кодексы кабул ителгәч, предприятиеләр хосусыйлаштыру барышында җир участокларын устав капиталына кертү мөмкинлеген алган. Җир участокларын устав капиталына кертмичә хосусыйлаштырылган предприятиеләргә, шулай ук күчемсез милек объектлары хуҗаларына үзләре урнашкан җир участокларын ТР законы раслаган ташламалы бәядән хосусый милеккә яки арендага алу мөмкинлеге бирелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100