news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның хезмәт министры яшьләр эшләмәгән эшкә пенсионерларны әзерләү турында әйтте

2016 елдан алып, республикада пенсионерларны укыту программасы эшләп килә.

Татарстанның хезмәт министры яшьләр эшләмәгән эшкә пенсионерларны әзерләү турында әйтте
Султан Исхаков

(Казан, 2 октябрь, "Татар-информ", Арсений Маврин). Пенсионерларның актив гомер озынлыгы - ул хезмәт эшчәнлегенең дәвамлылыгы да. Татарстанда өлкән яшьтәге кешеләргә - базарда ихтыяҗ булган, ләкин яшьләр эшләргә теләмәгән белгечлекләрне алырга ярдәм итә торган программалар эшләп килә. Бу хакта бүген Татарстанның Хөкүмәт йортында узган брифингта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтте.

“2016 елдан алып, республикада пенсионерларны укытуга юнәлгән программаларны тормышка ашырабыз. Бу иң беренче - хезмәт эшчәнлеген яңартып җибәрергә теләгәннәр өчен. Һөнәрләр исемлеге хезмәт базары ихтыяҗлары буенча сайланды. Кагыйдә буларак, олы яшьтәгеләр хезмәт базарының яшьләр барырга теләмәгән өлешен алып тора”, - дип сөйләде министр..

  • Татарстанда пенсионерлар тарафыннан актив үзләштерелә торган 10 популяр һөнәр: электр җиһазларын төзекләндерү буенча электромонтер, эретеп ябыштыручы, лифтер, сакчы, тегүче, кондитер, ландшафт дизайны белгече, бухгалтер, флорист, ЭВМ операторы.

Техника белән эшләүгә килгәндә, инде 11 ел дәвамында пенсионерларны компьютер белән эшләргә өйрәтү программасы планлы рәвештә эшләп килә. Бу программалар дәвам итәчәк. Якын арада “Өченче буын университеты”ның киләсе чыгарылышы булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100