news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның хезмәт министры Яңа Чишмәдә картлар йортында булды

Эльмира Зарипова район хакимиятендә гражданнарны кабул итүләр үткәрде.

Татарстанның хезмәт министры Яңа Чишмәдә картлар йортында булды
Азат Мусин

(Яңа Чишмә, 28 июнь, "Татар-информ", "Яңа Чишмә хәбәрләре", Азат Мусин). Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Яңа Чишмә районында эш сәфәрендә булды. Министрның эш визиты картлар йортына барудан башланды.  Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Ул район башлыгы Вячеслав Козлов белән очрашты, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк белән картлар йортында булды һәм гражданнарны кабул итүләр үткәрде. Ул картлар йортында яшәү шартлары, туклану һәм хезмәт күрсәтү сыйфаты белән кызыксынды. 

Министр эшләр торышын, күптән түгел үткәрелгән капиталь ремонт сыйфатын, милекнең сакланышын уңай бәяләде.

Аннан соң Эльмира Зарипова район хакимиятендә гражданнарны кабул итүләр үткәрде. Кабул итүдә шәхси сораулары белән Яңа Чишмәдән дүрт кеше булды. Барлык сораулар буенча аңлатмалар бирелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100