news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның хайваннар дөньясы объектларын саклау идарәсе кошларга җимлекләр ясарга өнди

Яңа ел бәйрәмнәре чорында кешеләр кулланган төрле пиротехник чаралар да кошлар өчен зур стресс булып тора.

 (Казан, 21 декабрь, “Татар-информ”) Татарстанның хайваннар дөньясы объектларын саклау идарәсе кышкы суык көннәрдә кошларны сакларга өнди. Песнәкләр, чыпчыклар өчен салкыннарга өстәп, Яңа ел бәйрәмнәре чорында кешеләр кулланган төрле пиротехник чаралар да кошлар өчен зур стресс булып тора. Идарәнең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, белгечләр халыкны кошларга җимлекләр ясарга өнди.

Җимлекләр эленеп куела торган булса әйбәтрәк, чөнки андыйларга каргалар, күгәрченнәр керә алмый. Кошларны песиләрдән саклау өчен, җимлекләрне җирдән биеккәрәк эләргә киңәш ителә. Җимлекләрне тары, солы, арпа кебек ярмаларны ит кисәкләре (тавык тиресе, май, вак сөякләр) белән кушып тутырырга була. Күп кенә кошлар көнбагыш орлыкларын ярата. Песнәкләр өчен җепкә туңмайны элеп куярга була, дип киңәш итә белгечләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot