news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «Казан сөлгесе» конкурсының сайлап алу туры узачак

Конкурсның сайлап алу туры 29 август 9.00 сәгатькә билгеләнгән.

(Казан, 26 август, "Татар-информ"). Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «Казан сөлгесе» III халыкара халык җыр-бию сәнгате фестиваль-конкурсының сайлап алу туры үтәчәк. Бу хакта Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге хәбәр итә. 

Әлеге фестваль-конкурс үз атамасын борынгы «Казан сөлгесе» дип исемләнгән татар җырыннан алган. Быел чарага Татарстан Республикасы көнендә йомгак ясалачак.

Фестиваль-конкурсны Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәренең мәдәният идарәсе һәм «Сәйдәш» мәдәни үзәге оештыра. 

news_right_1
news_right_2
news_bot