news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла 80 яшендә 88 китап чыгарган

"Ногай" кунакханәсенең Тукай клубында Рабит Батулланың ун томлыгын тәкъдим итү кичәсе бара.

Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла 80 яшендә 88 китап чыгарган
Рамиль Гали/архив

(Казан, 6 февраль, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла 80 яшендә 88 китап чыгарган. Хәзерге вакытта "Ногай" кунакханәсенең Тукай клубында Рабит Батулланың ун томлыгын тәкъдим итү кичәсе бара.

Кичәдә чыгыш ясаучылар яңа басылып чыккан китапларны язучы иҗатының бик аз өлеше - "айсбергы" дип билгеләделәр.

Рабит Батулла үзенең гомере буе шәхесләр белән аралашуын әйтә, ун томлыкта нигездә документаль әсәрләр кертелгән.

Кичәдә әдәбият галимнәре Дания Заһидуллина, Фоат Галимуллин, күренекле шагыйрьләр Равил Фәйзуллин, Гәрәй Рәхим, Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов чыгыш ясады. 

news_right_1
news_right_2
news_bot