news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның халык шагыйре татар һәм башкорт халыкларын бер-берсен яклап яшәргә өнди

Безгә хәзер нык берләшергә, дуслашырга, уртак мәнфәгатьләр белән яшәр вакыт җитте, диде Рәдиф Гаташ.

Татарстанның халык шагыйре татар һәм башкорт халыкларын бер-берсен яклап яшәргә өнди
Владимир Васильев

(Уфа, 17 апрель, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Татарстанның халык шагыйре, Тукай премиясе иясе Рәдиф Гаташ Башкорстанда Татарстан Республикасы көннәренең әһәмиятен ике милләтнең берләшүендә күрә. Ул татар һәм башкорт халыкларын уртак мәнфәгатьләр белән яшәргә өндәде.

Рәдиф Гаташ, Башкортстанда Татарстан көннәренең соңгы тапкыр 30 ел элек үтүен искәртеп, бу еллар эчендә күп үзгәрешләр булганын әйтте. "Бу чорда Зәки Вәлиди әсәрләре кайтты. Безнең күзебез ачылды. Язучылар 100 ел элек милләтләрне дөрес аңлаган, алар халыклар дуслыгын яклаганнар", - дип билгеләп үтте шагыйрь.

"Төрле вакытлар булды, үпкәләр дә булгандыр... Безгә хәзер нык берләшергә, дуслашырга, уртак мәнфәгатьләр белән яшәр вакыт җитте. Бер-беребезне саклап, яклап, бик нык аңлап яши торган вакытлар җитте", - диде ул.

"Тукайлар да, башка шагыйрьләр дә, бүгенге шагыйрьләр иҗаты да үзебезне, туган телне, милләтләрне яшәтү уе белән яши. Ә ул бергә булганда гына була", - дип искәртте Рәдиф Гаташ.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100