news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның халык артисты Рауза Хәйретдинова вафат

Рауза Хәйретдинованы соңгы юлга озату иртәгә 10.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында булачак.

Татарстанның халык артисты Рауза Хәйретдинова вафат
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген 90 яшендә Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Рауза Хәйретдинова вафат булды. Бу хакта Камал театрының матбугат үзәге хәбәр итә.

Рауза Хәйретдинованы соңгы юлга озату иртәгә 10.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында булачак.

  • Хәйретдинова Рауза Котдүс кызы 1928 елның 3 гыйнварында Татарстанның Балык Бистәсе районы Яңа Ырга авылында туа. 1948 елда Г.Камал исемендәге театр каршындагы студияне тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. Иҗат эшчәнлегенең башында лирик пландагы яшь кызлар, бигрәк тә җырлаучы героиня рольләрен башкарды. Соңрак үткен, чая холыклы образлар иҗат итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot