news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның халык артисты, Әлмәт театрының элекке директоры Фәрит Шиһапов вафат

Хезмәттәшебезнең якты истәлеге күңелләрдә озак сакланыр, дип хәбәр итә Әлмәт театры.

Татарстанның халык артисты, Әлмәт театрының элекке директоры Фәрит Шиһапов вафат
Әлмәт театрының рәсми аккаунтыннан

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанның халык артисты, 2002-2005 елларда Әлмәт театрында директор вазифасын башкарган, Казан дәүләт консерваториясе доценты Фәрит Шиһапов вафат, дип хәбәр итә Әлмәт театры.

«Гаиләсенең, туганнарының, якыннарының, хезмәттәшләренең тирән кайгысын уртаклашабыз. Раббыбыз мәрхүмнең якыннарына югалту кайгысын күтәрергә ныклык, сабырлык бирсен. Хезмәттәшебезнең якты истәлеге күңелләрдә озак сакланыр», — дип хәбәр итә Әлмәт театры.

  • Фәрит Зөфәр улы Шиһапов 1951 елның 5 августында Сарман районы Карамалы авылында туган. Әлмәт музыка училищесын, Казан консерваториясен тәмамлаган.
  • Ул 20 елдан артык гомерен М.Җәлил исемендәге татар академия дәүләт опера һәм балет театрына багышлый. Татар дәүләт филармониясенең дәүләт симфоник оркестрында, ТР дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшли. 2002-2005 елларда — Әлмәт театрында директор. 2005 елда Тинчурин театрында, эшли, 2007-2011 елларда С.Гобәйдуллина исемендәге заманча музыка үзәге җитәкчесе.


news_right_1
news_right_2
news_bot