Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның халык артисты, Әлмәт театрының элекке директоры Фәрит Шиһапов вафат
Хезмәттәшебезнең якты истәлеге күңелләрдә озак сакланыр, дип хәбәр итә Әлмәт театры.
(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанның халык артисты, 2002-2005 елларда Әлмәт театрында директор вазифасын башкарган, Казан дәүләт консерваториясе доценты Фәрит Шиһапов вафат, дип хәбәр итә Әлмәт театры.
«Гаиләсенең, туганнарының, якыннарының, хезмәттәшләренең тирән кайгысын уртаклашабыз. Раббыбыз мәрхүмнең якыннарына югалту кайгысын күтәрергә ныклык, сабырлык бирсен. Хезмәттәшебезнең якты истәлеге күңелләрдә озак сакланыр», — дип хәбәр итә Әлмәт театры.
- Фәрит Зөфәр улы Шиһапов 1951 елның 5 августында Сарман районы Карамалы авылында туган. Әлмәт музыка училищесын, Казан консерваториясен тәмамлаган.
- Ул 20 елдан артык гомерен М.Җәлил исемендәге татар академия дәүләт опера һәм балет театрына багышлый. Татар дәүләт филармониясенең дәүләт симфоник оркестрында, ТР дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшли. 2002-2005 елларда — Әлмәт театрында директор. 2005 елда Тинчурин театрында, эшли, 2007-2011 елларда С.Гобәйдуллина исемендәге заманча музыка үзәге җитәкчесе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз