Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның халык артисты Ирек Баһманов 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә
Татарстанның халык артисты Ирек Баһманов 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә
(Казан, 15 гыйнвар, “Татар-информ”). Иртәгә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Татарстанның халык артисты Ирек Баһманов үзенең 75 яшьлек юбилеен һәм сәхнә эшчәнлегенә 45 ел тулуны билгеләп уза. Әлеге уңайдан артист утыз елдан артык сәхнә тоткан “Әлдермештән Әлмәндәр” (драматургы Т.Миңнуллин) спектаклендә Искәндәр ролен башкарачак.
Театрдан алынган мәгълүматларга караганда, Әлмәндәр карт ролен бу көнне, шулай ук өч дистә елдан артык әлеге образга тугры калган СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеров уйный.
Ирек Вәли улы Баһманов 1932 елның 6 гыйнваренда Әлмәт шәһәрендә туа. Театр сәнгатенә ул урау юллар аша килә. Ягъни 1951-54 елларда Төньяк флотта хезмәт итә, соңыннан нефтьче булып эшли, техника училищесын тәмамлаганнан соң, тимер бетон җитештерү заводында эшләп ала.
1962 елда Качалов театры каршындагы актерлар студиясен тәмамлап, Ирек Баһманов күчмә театрга урнаша. 1964 елдан ул Татар академия театрында эшли башлый.
Кырык биш ел гомерен сәхнәгә багышланган артист 300гә якын роль башкара. Алар арасында К.Тинчуринның “Зәңгәр шәл” драмасында Мишка, “Казан сөлгесе”ндә Мөәзин, Г.Камалның “Бәхетсез егет”ендә — Сәгыйть, Т.Миңнуллинның “Монда тудык, монда үстек” спектаклендә Саттар, “Хушыгыз!”да — Рафис, “Дуслар җыелган җирдә” спектаклендә — Фәһим, “Илгизәр+Вера”да — Алексей һәм бик күп образлар бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз