news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның халык артисты Һидаят Солтанов вафат булды

Һ.Солтанов кичә 94 нче яшендә якты дөнья белән хушлашты

(Казан, 10 ноябрь, “Татар–информ”). Татарстанның театр җәмәгатьчелеге зур югалту кичерә. Кичә, 9 ноябрьдә, 94 нче яшендә Татарстан Республикасының халык артисты Һидаят Солтанов вафат булды. Бу хакта Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сайтында хәбәр ителә.
Һидаят Солтанов 1915 елның 30 ноябрендә Татарстанның Чүпрәле районы Татар Убие авылында туа. 1937 елда Татар театр техникумын тәмамлаганнан соң, Ташкент татар театрында, 1940 елда Башкортстанның Яңавыл татар театрында артист булып эшли.
Һидаят Солтанов – Бөек Ватан сугышы ветераны. Фронтта күрсәткән батырлыклары өчен күп санлы орденнар һәм медальләр белән бүләкләнгән.
1947 елдан Һ.А.Солтанов Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты. Ярты гасыр дәвамында татар театр сәнгатенә тугры хезмәт итеп, ул татар, рус һәм чит ил классикасы спектакльләрендә йөздән артык образ тудырган. М.Фәйзинең “Галиябану” спектаклендә Исмәгыйль, Н.Исәнбәтнең “Миркәй белән Айсылу” спектаклендә Гыйният, К.Тинчуринның “Зәңгәр шәл”ендә Җиһанша, Г.Ибраһимовның “Тирән тамырлар” спектаклендә Вәли Хәсәнов, Б.Горбатовның “Бер төн”ендә Богатырев, К.Симоновның “Көннәр һәм төннәр” спектаклендә Бабченко, Т.Миңнуллинның “Монда тудык, монда үстек” спектаклендә Газизов, “Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклендә Евстигней образлары аның иҗат биографиясендә генә түгел, татар театр сәнгате тарихы битләрендә дә күренекле урын алган гүзәл образлар булды.
Халкыбызның талантлы улы, Татарстанның халык артисты Һидаят Солтановның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.
Артист белән хушлашу 10 ноябрьдә Г.Камал театры бинасында 10.00 сәгатьтә була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100