news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев Сарман районында чыгыш ясаячак

Георгий Ибушев репертуарында опералардан арияләр, романслар һәм татар, рус, чит ил композиторлары, шулай ук халык җырлары бар.

(Казан, 20 февраль, “Татар-информ”). Сарман районында 22 февральдә Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев чыгыш ясаячак, дип Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Георгий Ибушев репертуарында опералардан арияләр, романслар һәм татар, рус, чит ил композиторлары, шулай ук халык җырлары бар.

Ибушев башкаручы гына түгел, ул әле шагыйрь дә. 2007 елда аның татар телендә “Рәхмәт сиңа, җыр” китабы дөнья күрде.

Георгий Ибушев 1990 елда Салих Сәйдәшев исемендәге вокалистларның төбәк бәйгесендә лауреат исемен яулый. 1991 елда Татарстанның атказанган артисты, 2000 елда Татарстанның халык артисты исеменә лаек була.

Шул ук 22 февраль көнне Зәй районында “Сорнай” фольклор-этнография ансамбле һәм Чулпан Әхмәтҗанова концерты була.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot