news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның халык артисты Фәрит Хатыйпов яңа җырлар җыентыгын чыгару өчен спонсор эзли

Җыр сәнгате чүп-чар җырлар белән тулды, ә халыкка матур әсәрләр тыңлатасы килә, - диде популяр җырлар авторы.

Татарстанның халык артисты Фәрит Хатыйпов яңа җырлар җыентыгын чыгару өчен спонсор эзли
Расих Фасхутдинов

(Казан, 27 февраль, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Татарстанның халык артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, баянчы, композитор Фәрит Хатыйпов 700 дән артык җыр язган. Әлеге әсәрләрнең яртысы бүгенге көндә дә яңгырый. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Фәрит Хатыйпов үзе хәбәр итте.

Исегезгә төшереп узабыз, кичә К.Тинчурин исемендәге театр бинасында Татарстанның халык артистлары Фәрит Хатыйпов һәм Рабига Сибгатулинаның юбилейларына багышланган “Җыр бәйрәме” кичәсе үтте.

“Композитор буларак беркайчан да җырларымны сатканым булмады, - дип сөйләде “Татар-информ” хәбәрчесенә Фәрит Хатыйпов. - Композиторлар әсәрләрен фәлән тәңкәгә сата икән, дигән сүзләрне ишеткәнем бар. Әмма мин гомер буе җырчыларга бушлай өләштем, җырласыннар, халыкка чыгарсыннар гына. Әле кайберәүләре бушлайга да килеп алмый. Мин көчле шигырьләргә генә музыка яздым. Шулайда, “Һаман яратам”, “Гөлнарым”, “Авыл кызлары”ның башта музыкасы гына язылган иде. Бу әсәрләр халык күңелендә тиз юл ярды. Хәзерге көндә җырлар тупланган биш җыентыгым дөнья күрде. Җәмгысе 700 дән артык җырым бар. Аларның яртысы бүгенге көндә җырлана. Әле тагын моңарчы беркайда да чыкмаган 120 әсәрем бар. Аларны да бер җыентыкка туплап чыгару өчен спонсор эзлим. Җыр сәнгате чүп-чар җырлар белән тулды, ә халыкка матур җырлар тыңлатасы килә. Бүгенге яшь композиторларның җырларында көй, моң юк. Ә бит халыкны өмет белән яшәтәсе иде”.

Рөстәм Яхин, Сара Садыйкова, Шакир Мәҗитов, Рим Хәсәновлардан үрнәк алып иҗат итүче Фәрит Хатыйповның күптән түгел генә К.Тинчурин театрында ярты сәгатьлек телевизион концертын яздырдылар.

“Анда фәкать яңа әсәрләрем генә яңгырый, - ди Фәрит Хатыйпов. - Концертта көчле сигез җырчы гына җырлады, араларында яшьләр дә булуы куандыра. Ә менә Рөстәм Закиров нишләптер килмәде. Театр директоры Фәнис Мөсәгыйтовка рәхмәт, сәхнәне безнең карамакка биреп торды. Тиздән бу концертны телевизор экраннарынна күрергә мөмкин булачак”.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100