news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның халык артисткасы Хәния Фәрхи вафат

Бу хәбәрне Татар дәүләт филармония директоры Кадим Нуруллин раслады.

(Казан, 27 июль, "Татар-информ"). Татарстанның халык артисткасы Хәния Фәрхи вафат булган. Бу хакта Татар дәүләт филармония директоры Кадим Нуруллин раслады. 

Хәния Фәрхи (Хәния Фәрхлислам кызы Биктаһирова (Халидуллина) — Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты. Башкортстан АССРның Тәтешле районында 1960 елның 30 маенда туган.

Хәния Фәрхинең репертуарында 300дән артык җыр бар. Алар арасында иң популярлары -  "Әлдермешкә кайтам әле", "Сагынам сине, Питрәч", "Үпкәләсәң әйдә, үпкәлә", "Онытылыр димә", Казан кичләре", Кышкы чия".

Хәния Фәрхи белән хушлашу 29 июльдә булачак. Җырчы Казанда җирләнәчәк. 

Хәния Фәрхи турында истәлекләрне Интертат газетасында укырга мөмкин. Intertat.tatar электрон газетасында Хәния Фәрхинең иң популяр җырлары белән танышырга була. 

news_right_1
news_right_2
news_bot