news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның хәрби тикшерүчеләре дезертирларга гаепләрен танырга тәкъдим итә

Хәрби частьтән качып киткән солдатны, җитди сәбәпләре булган очракта, акларга да мөмкиннәр.

Татарстанның хәрби тикшерүчеләре дезертирларга гаепләрен танырга тәкъдим итә
архив/Рамиль Гали

(Казан, 22 май, «Татар-информ»). Татарстанның хәрби тикшерүчеләре дезертирларга үз гаепләрен танырга тәкъдим итә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Казанда урнашкан 384нче хәрби тикшерү бүлегеннән хәбәр иттеләр.

Үз белдеге белән частьтән киткән хәрби хезмәткәрләргә гаепләрен тану мөмкинлеге бар.

Хәрби тикшерүчеләр хәбәр иткәнчә, частьтән качып киткән солдатны, җитди сәбәпләре булган очракта, акларга да мөмкиннәр. Җитди сәбәпләр дигәндә «дедовщина» күренешләре, кыйнаулар, хәрби хезмәткәрнең физик һәм психологик сәламәтлегенә зыян китерү күздә тотыла.

  • Дезертирлык өчен 10 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100