Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның Хөкүмәт делегациясе Һиндстанда РФ Президенты Владимир Путин җитәкчелегендәге Россия делегациясе составында эшли
Татарстанның Хөкүмәт делегациясе Һиндстанда РФ Президенты Владимир Путин җитәкчелегендәге Россия делегациясе составында эшли
(Казан, 3 декабрь, “Татар-информ”, Ирина Ксенофонтова). Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге республика Хөкүмәт делегациясенең Һиндстанга визиты дәвам итә. Бүген безнең республика вәкилләренә иртән әлеге илнең башкаласы Нью-Делига рәсми визит белән килгән РФ Президенты Владимир Путин җитәкләгән Россия делегациясе составында аерым программа буенча эшләргә туры киләчәк.
Узган ике көндә Татарстан делегациясе катнашучылары Андхра-Прадеш штатының башкаласы Хайдарабад шәһәрендә югары мәгълүмати технологияләрне
кертү белән шөгыльләнүче үзәкләрдә булды. Кичә “Татар-информ” агентлыгына ТР Премьер-министрының тышкы икътисади эшчәнлек буенча ярдәмчесе Тимур Шаһивәлиев хәбәр итүенчә, көннең икенче яртысында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Андхра-Прадеш штатының баш министры Ю.С.Раджасекхара Редди әфәнде белән очрашты, очрашу барышында яклар үзара файдалы эшлекле партнерлыкны үстерү перспективалары турында фикер алышты. Андхра-Прадеш штатының икътисад һәм сәнәгать, транспорт һәм туризм министрлары катнашкан очрашу нәтиҗәләре буенча, ТР сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министры Хафиз Салихов җитәкчелегендә сәүдә-икътисади һәм мәдәни хезмәттәшлек буенча уртак эшче төркем төзү турында карар кабул ителгән. Премьер-министр эшче төркеме әгъзаларына Андхра-Прадеш штатына Татарстан предприятиеләре продукциясен, аерым алганда, “КамАЗ” автомобильләрен җибәрү мәсьәләсен карарга күрсәтмә бирде. Һиндстанлылар, үз чиратларында, Татарстанда чәй үлчәп бүлү буенча уртак предприятиеләре төзү һәм фармацевтика өлкәсендә хезмәттәшлек буенча кызыксыну белдергән. Р.Миңнеханов Андхра-Прадеш штатының баш министры Ю.С.Раджасекхара Редди әфәндене безнең республикага килергә чакырды. Бу визит киләсе елның май аенда ук булачак дип ниятләнә.
Шул ук көнне Казан һәм Хайдарабад шәһәрләре хакимияте башлыклары очрашуында сүз хезмәттәшлекне киңәйтү турында барды. Аның барышында ике башкала арасында мәдәни элемтәләрне активлаштыру һәм студентлар белән алмашуны оештыру турында килешүгә ирешелде. Соңыннан делегация вәкилләре Грин Бизнес-Үзәктә булып, энергия һәм ресурслар саклау өлкәсендә яңа эшләнмәләр белән танышты. Биредәге казанышлар Премьер-министрны бик кызыксындырды һәм ул һиндстанлылар тәҗрибәсен Татарстан белгечләре өйрәнсен дигән теләген белдерде. Кичә кич республикабыз делегациясе Россия делегациясе эшендә катнашу максатыннан Нью-Делига очты. Эшлекле очрашулар барышында Андхра-Прадеш штаты һәм Татарстан арасында ике яклы хезмәттәшлек торышы турында мәгълүмат яңгыраячак дип планлаштырыла.
В.Путинның Һиндстанга рәсми визиты программасы гаять киңкырлы. Бүген көннең беренче яртысында Россия башлыгы Һиндстан Тышкы эшләр министрлыгы җитәкчесе Натвар Сингх белән очрашты. Визит кысаларында югары дәрәҗәдә башка очрашулар да – Һиндстан Президенты Авул Пакир Джайнулабудин Абдул Калам белән, Премьер-министр Манмохан Сингх, оборона, нефть һәм газ министрлары, идарәче Берләшкән прогрессив альянс рәисе, Һиндстан милли конгрессы җитәкчесе Соня Ганди һәм Һиндстанның вице-президенты белән очрашулар каралган. Очрашулар барышында энергетика, металлургия, гражданнар авиациясе, космос һәм икътисадның башка өлкәләрендә хезмәттәшлеккә мөнәсәбәтле киң даирә сораулар буенча фикер алышу планлаштырыла. 5 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк визит кысаларында төрле өлкәләрдә ике яклы хезмәттәшлек турында унбишкә якын килешү төзү каралган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз