news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның Әгерҗе районында Россия халыклар дуслыгы авылы барлыкка килергә мөмкин

Әлеге авылда Россиядә яшәүче халыкларның традицияләре, көнкүреше, мәдәнияте белән танышып, шулай ук милли ризыклардан авыз итеп булачак.

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Әгерҗе районында яңа туристик объект - Татарстан халыклар дуслыгы авылы барлыкка килергә мөмкин. Муниципалитет башлыгы Азат Вәлиев шундый тәкъдим белән чыкты.

«Хәзерге вакытта Халыклар дуслыгы йорты вәкиллеген, шулай ук тәүлек әйләнәсе хезмәт күрсәтә торган туристик объект — халыклар дуслыгы авылын ачу мәсьәләсе тикшерелә. Әлеге авылда Россиядә яшәүче халыкларның традицияләре, көнкүреше, мәдәнияте белән танышып, шулай ук милли ризыклардан авыз итеп булачак», - диде Вәлиев.

Шунысын да искәртик: бүген Татарстан халыклары Ассамблеясының соңгы утырышы узды, аны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.

news_right_1
news_right_2
news_bot