news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстанның Әгерҗе районында Чулманда балыкчы баткан

Фаҗига Кызыл Наратлык авылыннан ерак түгел урында килеп чыккан.

(Казан, 5 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстанның Әгерҗе районында Чулманда балыкчы баткан. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ир-ат дуслары белән Кызыл Наратлык авылы янында балык тоткан. Кайсыдыр бер вакытта дуслары аның янәшәдә булмавын күргән. Эзләп таба алмагач, коткаручыларны чакырганнар.

6нчы зона коткару отряды водолазлары ярдан 50 метр ераклыкта һәм дүрт метр тирәнлектә ир-ат мәетен табып алган. Коткаручылар 29 яшьлек ир-ат мәетен полиция хезмәткәрләренә тапшырган. 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100