news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның Әгерҗе районында буада 12 яшьлек малай баткан

Фаҗига Кадыбаш авылында булган.

(Казан, 27 июнь, “Татар-информ”). Татарстанның Әгерҗе районында буада 12 яшьлек малай баткан. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кадыбаш авылында бәхетсезлек очрагы турындагы хәбәр ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына бүген көндез килгән.

Малай дуслары белән буага су коенырга барган. Күпмедер вакыттан дуслары аны югалткан.

Укучының мәетен Суда коткару җәмгыяте хезмәткәрләре тапкан һәм полициягә тапшырганнар. Фаҗига нечкәлекләре ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot